MENU

Fun & Interesting

Кайбычта Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды

Video Not Working? Fix It Now

Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда төрле чорда илебез азатлыгы өчен көрәшеп, тынычлык сагында торучыларга, махсус операциядә катнашучы геройларыбызга дан җырланды. Фойеда мәдәният хезмәт­кәрләре, ветераннар советлары рәисләре, яшь армиячеләр әзерләгән күргәзмә дә хәрби-патриотик темага багышланган иде. Аның белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге бер төркем кунаклар да танышты. Бәйрәм бүләкләү тантанасы һәм котлаулар белән сәхнәдә дәвам итте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Алар тыл хезмәтчәннәре – Салтыйганнан Гөлчирә Бик­мөхәм­мәтовага һәм Борындыктан Фәимә Хөсәеновага "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" медален тапшырды. Ульянково мәктәбе укытучысы Олег Калеев ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Махсус хәрби операциядә катнашып, яралану сәбәпле демобилизацияләнгән якташыбыз – Хуҗа Хәсәннән Альберт Константинов та бәйрәмнең мөхтәрәм кунагы булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән истәлекле бүләк бирде. Махсус операция зонасында батырлык күрсәтүчеләрнең әтиләре дә сәхнәдә хөрмәтләнде. Олы Подберезьедан Владимир Нагоркинга, Каргалыдан Анатолий Зиновьевка, Ульянководан Виктор Уткинга, Евгений Мареевка, Олы Кайбычтан Фаил Биканачевка, Борындыктан Рузалит Тимершинга, Иске Тәрбиттән Виталий Красновка, Хуҗа Хәсәннән Владимир Кузнецовка "Ватан сакчысының әтисенә" медален тапшырдылар. ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов та кайбычлыларга иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык теләде. Ул Кораллы Көчләр ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдиновны, Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакировны "Яшьләргә патриотик тәрбия биргән өчен" медале белән бүләкләде. Олы Подберезье мәктәбе укытучысы Валерий Савиновка «III дәрәҗә яшь армия батырлыгы» медален тапшырды. Яшь армиячеләр – Олы Кайбыч мәктәбеннән Илфир Гомәров, Руслан Магомедов, Иске Тәрбиттән Виктор Курвичев та депутат кулыннан медаль алды. Бу көнне районыбызның 22 укучысы паспортлы булды. Шәхесләрен раслаучы төп документны аларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы миграция пункты начальнигы Илфир Яруллин тапшырды. Үзешчәннәр, укучылар һәм әти-әниләрнең чыгышлары да Бөек Ватан сугышында җиңү, махсус хәрби операция темаларын колачлады. Иске Чәчкаб үзешчәннәренең "Урак өсте", Олы Подберезьедан "Березка" фольклор ансамбленең "Учак янында", Федоровскоедан килүчеләрнең "Блокада" дип исемләнгән сәхнә күренешләрен, Мөрәле, Чүти, Борындык мәктәпләре әзерләгән чыгышларны караганда барлык тамашачыларның да күңеле тулгандыр, мөгаен. Олы Кайбычтан эчке эшләр ветераны Марс Нигъмәтҗанов, "Дуслык" дуэты, Казан артистлары Рафаэль Латыйпов, Рөстәм Насыйбуллин, Алиса Маминаның җырлары туган җир, Бөек Җиңү турында иде. Ватан хакына башын салган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Тулы зал белән үткән әлеге концертта катнашучыларның да, тамашачыларның да, барыбызның да теләге бер – Ватан сакчылары елында илебезгә барыбыз да зарыгып көткән җиңү килсен, күк йөзе һәрчак аяз булсын.

Comment