MENU

Fun & Interesting

Премьера! Ранис Габбазов - "Чия"

Вагаповский фестиваль 32,836 lượt xem 6 years ago
Video Not Working? Fix It Now

Ранис Габбазов - "Чия"

Организация выступлений: 89196261370

"Чия"
Туган ягым чия бакчаларын
Кемнәр саклый икән җилләрдән?!
Чәчәк аткан саен чияләрем
Йөгреп кайтам ерак җирләрдән.

Кушымта
Чия - чия...кемнәр өчен пешә?!
Кемнәр өчен шулай өзелә?!
Учларыма җыеп алсам әгәр,
Булыр микән чия үземә?

Туган туфрак...үскән җирләремдә
Чияләрем татлы,ачы да.
Кемнәр өчен чәчәк ата диеп,
Күңелләрем һаман ачына.

Кушымта шул ук

Мин кайтканда ап-ак була чия,
Мин киткәндә коя чәчәген.
Җимешләрен татып карар идем,
Белсәм әгәр кайчан пешкәнен.

Кушымта шул ук

Хәйдәр Ахметшин сүзләре, Марсель Закиров көе

Comment