MENU

Fun & Interesting

Кайбыч ЗАГСында туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды

Video Not Working? Fix It Now

Бала туу — һәр гаилә тормышында сөенечле вакыйга.
Халык телендә, сабый тавышы — иң татлы тавыш, ә бала исе — иң татлы ис дип әйтелә. Олы Кайбычта яшәүче Альбина һәм Илнур Әхмәтовлар өчен дә бу ел әнә шундый шатлыклы вакыйга белән башланды — 21 гыйнварда аларның дүртенче сабыйлары — кызлары Иделия туды. Бүген бәләкәч тәүге документлы булды. Район ЗАГСында туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Иделия әлегә берни дә аңламый. Бу истәлекле вакыйга турында, еллар узгач, фотолардан күреп, якыннары сөйләве буенча гына белер. Ул әти-әнисенең җылы куенында йоклаган арада, ЗАГС бүлеге начальнигы Зилә Сөнгатуллина аларны актлар язуына кул куярга чакырды.
Әхмәтовлар гаиләсенең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, күп балалы әти һәм әнинең хезмәттәшләре дә килгән иде. Альбина декрет ялына кадәр яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт секторы начальнигы булып эшләде. Илнур — Олы Кайбыч авыл җирлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. Аларның Аделина исемле олы кызлары Казанда педагогия көллиятендә белем ала. Ильвиналары — Олы Кайбыч мәктәбе укучысы. Бәхтияр «Миләшкәй» балалар бакчасына йөри. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Альбина белән Илнурга баланың туу турындагы таныклыгын тапшырды һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
— Әхмәтовлар гаиләсе туган яклары Кайбычка Яшел Үзән шәһәреннән кайтты. Аларның мондый нияте барлыгын ишеткәч, ышанып та бетмәгән идем. Күченеп кайту гына түгел, чын патриотларча, балалар үстереп, үрнәк гаилә булып яшиләр, — диде Альберт Илгизәрович. — Балагыз бәхетле булсын. Үсеп җиткәч, әти белән әни Кайбычта матур хезмәт юлы үткән. Мин дә монда яшим, дип, киләчәктә акыллы кыз, хатын, әни һәм дәү әни булсын.
Узган ел яңа туган балаларын Кайбыч ЗАГСында теркәгән гаиләләргә бәби кирәк-яраклары бирелде. Быел дөньяга аваз салган сабыйлар да бүләкле булачак. Моның өчен туу турындагы таныклыкны безнең район ЗАГСында алырга кирәк. Мондый бүләккә Әхмәтовлар да лаек булды.
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та бу гаиләгә изге теләкләрен җиткерде. Котлауларга башка хезмәттәшләре дә кушылды.
Татарстан Республикасы территориясендә төзекләндерү объектлары өчен онлайн тавыш җирүне оештырудагы югары активлыгы өчен Альбина Әхмәтовага ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

Comment