Салават Фатхетдинов 25 сезон
Текст
Тигез булса гомер юлы,
Кызык булмас иде лә.
Кемнең нинди икәнлеге
Шул юлларда беленә.
Аккан судан гомер ага,
Кемнең ак, кемнең кара
Ниндилеген белим дисәң,
Үткән юлыңа кара.
Гел кыш булып торса,
Белмәс идек җәй ямен.
Бер-берсен сөйгәннәр генә
Тоя яшәүнең ямен.
Озын юлга чыккан чакта
Дусларның якынын ал.
Йөргән юлларыңда һәрчак
Игелекләр кылып бар.